Логотип
Хәбәрләр

“Калеб” яңа буын җыены үзенең биш еллыгына махсус программа тәкъдим итә

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). “Калеб” яңа буын җыены, оешуларына биш ел тулу уңаеннан, әлеге вакыйганы билгеләп үтү өчен махсус программа тәкъдим итә. Бу хакта “Калеб”нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйто...

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). “Калеб” яңа буын җыены, оешуларына биш ел тулу уңаеннан, әлеге вакыйганы билгеләп үтү өчен махсус программа тәкъдим итә. Бу хакта “Калеб”нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова үзенең “Фейсбук”тагы битендә хәбәр итә.

“Калеб”кә - 5 ел. Ярты дистә ел элек, апрель аенда - интернетта төркемебезне, май аенда беренче кичәбезне эшләгән идек. Алданрак бу датаны берәр масштаблы чара буларак билгеләп уздыруны күзалласам да, шәхси тормыш үзгәрешләр кертте”, – дип яза Сәгыйтова.

Исегезгә төшерик, Гүзәл Сәгыйтова 14 апрель көнне тәүге тапкыр әни булды.

“Шуңа карамастан, кечкенә генә юбилеебыз уңаеннан сезнең өчен үзенчәлекле программа тәкъдим итәбез”, – ди ул.

Димәк, “Калеб”нең биш еллык юбилее уңаеннан, тамашачыларны түбәндәге чаралар көтә.

11 май - Илшат Сәетовның "КУ" рок-спектакле. Башлана: 18.00 сәг.. Билет бәясе - 200 сум. (Режиссерлар - Илшат Сәетов, Рәмис Нәҗмиев).

12 май - "Калеб" яшьләреннән Илгиз Зәйниевнең узган елгы "Яңа татар пьесасы"нда җиңү яулаган, әлегә кадәр театр сәхнәсендә дөнья күрмәгән "Җәүдәт белән Зөбәрҗәт" пьесасының эскизы. Башлана: 17.00 сәг. Керү ирекле. (Режиссер - Әминә Миндияр).

20 июнь - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле яшьләре белән татар биюенә багышланган класс-концерт. Керү ирекле. (Сценарий авторы - Луиза Янсуар, режиссер - Әминә Миндияр).

Моннан тыш, сентябрь аенда Нурбәк Батулла режиссерлыгында Йолдыз Миңнуллина иҗаты буенча хореографик спектакль тәкъдим ителәчәк. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк