Логотип
Хәбәрләр

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин татар рухына хас ике теманы аерып күрсәтте

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында куелган һәр спектакльдә дә тирән мәгънә ятмаска, алар ниндидер логикага буйсынмаска мөмкин, әмма аларның нигезенә татар менталитет...

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында куелган һәр спектакльдә дә тирән мәгънә ятмаска, алар ниндидер логикага буйсынмаска мөмкин, әмма аларның нигезенә татар менталитетына якын темалар алына. Кичә, “Камал мәктәбе” проекты кысаларында күрсәтелгән “Казан егетләре” комедиясенең видеоязмаларын карап, артистлар һәм тамашачы кайчандыр зур популярлык казанган спектакль турында фикер алышты һәм аннан мәгънә эзләде. Камал театрының матбугат үзәге фикер алышудан турыдан-туры трансляция үткәрде.

Пьесаның авторы – Мансур Гыйләҗев, спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль 1990 һәм 2001 елларда куелган. “Казан егетләре”нең икенче тапкыр сәхнәгә куелуын артистлар драматургия жанрының сыеклыгы белән бәйле, дип аңлатты.

Туксанынчы елларда бик популяр булган “Казан егетләре” спектакльнең сюжеты буенча, дүрт Казан егете авылга килеп эләгә. Бу - янында спирт заводы булу сәбәпле, ирләр үлеп беткән авыл була. Спектакль сюжеты шәһәр егетләре белән авыл кызларының үзара мөнәсәбәтләренә корылган. Спектакльнең “Тагын Казан егетләре” дип аталган дәвамында авыл кызлары, егетләрне эзләп, шәһәргә килә.

“Бу спектакльнең логикасы юк, аннан аны эзләргә дә кирәкми. “Менә шулай булган, дип карарга гына кирәк, әкият итеп кабул итегез”, - диде Рушания Юкачева әсәрнең мәгънәсен аңларга тырышкан Рәдиф Кашаповка – әлеге проектның модераторына.

“Биредә төпле анализ мөмкин түгел, бу - спектакль-шоу, ул күңел ачу өчен куелган. Безнең менталитетка якын ике тема табылган: берсе – авыл, икенчесе ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, - диде Искәндәр Хәйруллин. – Бу спектакльләрнең икесендә дә катнашкан бөтен артистлар ничек булдыра ала – шулай кыландылар”.

Илдус Габдрахманов, коллегасы сүзен дәвам иттереп, үзләренең бу спектакльне бик яратып уйнауларын әйтте: “Спектакль беткәч тә кайтып китәсе килмичә, гримеркада җырлап утыра идек”, - диде.

Венера Шакирова әлеге комедиянең куелу тарихын театрга кеше йөрми башлаганлыктан, тамашачыны тарту өчен җиңел әсәр кирәк булу белән аңлатты. Бу вакытта Тинчурин театрында “Әйдә, барыйк, кызлар карыйк” комедиясенең зур уңыш белән баруы да этәргеч булган.

Искәндәр Хәйруллин “Казан егетләре” комедиясен Уфада уйнаганнарын искә алды. “Казанда ул 2 сәгать 45 минут бара иде. Ә Уфада тамашачы котырып карады. 3 сәгать 25 минут уйнадык. Халык бик яратты, бик каты алкышладылар, кулда гына йөртмәде инде. Без сәхнә артына шаһзадәләр кебек чыктык. Янәсе, ерттык Уфа халкын... Әле ул вакыт Марсель Сәламҗанов исән иде. Ул безне эт итеп сүкте. Ул театр дигән бөек сәнгатьне үз рәхәтлегең дәрәҗәсенә төшергән өчен ачуланды. “Үзегезне сата-сата һуйнадыгыз, артыгызны гына ертмадыгыз”, диде. Бу безгә бик зур мәктәп булды. Кемдер ул мәктәптән шундук дәрес алып чыкты, кемдер һаман сабак ала алмыйча интегә”, - диде Искәндәр Хәйруллин.

“Спектакльдән фәлсәфи тирәнлек эзләмик, бу - яңарыш чоры әсәре. Дүрт пар, буталышлардан соң бергә булып, бәхеткә ирешәләр. Ул шушы чорны чагылдыра”, - диде Нияз Игъламов. Ул, әлеге спектакльне яшьлеген сагыну белән бәйләп, үзе өчен моңсу комедия буларак кабул итүен әйтте. Сәхнәдә спикерлар булып утырган урта яшьләрдәге актрисаларның чыгышларында да ностальгия тоемланды. Берәм-берәм илле яшьлекләрен уздырган актрисалар әлеге комедия аша яшьлекләрен сагындылар.

Искәртеп үтәбез, дүрт шәһәр егете белән дүрт авыл кызы һәм бер авыл агае турындагы спектакльдә күп танылган актерлар уйнады. Камал театрының архивында әлеге популяр спектакльнең берничә варианты сакланган. Видеоязма буенча фикер алышуга корылган проектта спектакльнең төрле бүлекләрендә төрле составның уены күрсәтелде.

Мәгълүмат өчен. "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты. Сәнгатьнең һәр юнәлешен тарихи, социаль, сәяси һәм әхлакый контекстсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Мәктәптә без Камал театрының легендар спектакльләрен лекторий, бәхәс, мастер-класс, ток-шоу һ.б. форматларда күрсәтеп, әлеге контекстны тамашачылар һәм экспертлар ярдәмендә аңлатырга тырышачакбыз. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

татар-информ

Фото: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк