Логотип
Хәбәрләр

Камал театры Яңа ел бәйрәмнәрендә ун спектакль тәкъдим итә

2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр Камал театры ун спектакль тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. "Яңа ел афишасында соңгы елларның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашк...

2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр Камал театры ун спектакль тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Яңа ел афишасында соңгы елларның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашкан спектакльләр һәм дистәләгән еллар буе сәхнәдән төшмәгән үлмәс спектакльләр кергән. Билетлар саны чикле. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бүләк ясарга онытмагыз", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Бию пәрие" спектакле - 2, 3 гыйнварда, "Мәңгелек буран" - 3 гыйнварда, "Гөргөри кияүләре" - 4 гыйнварда, "Хуҗа Насретдин" - 4 гыйнварда, "Ак калфагым төшердем кулдан" - 5 гыйнварда, "Килә ява, килә ява" - 6 гыйнварда, "Тормышмы бу?" - 6  гыйнварда, "Дон Жуан" - 7 гыйнварда, "Мәхәббәт FM" - 8 гыйнварда була.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк