Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында Асия Галиеваны искә алу кичәсе уза

21 март, 16.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваны (1929-2018) искә алу кичәсе уза. Кичә программасына актерлардан ист...

21 март, 16.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваны (1929-2018) искә алу кичәсе уза. Кичә программасына актерлардан истәлекләр, спектакльләрдән өзекләр һәм Камал театры артистларыннан музыкаль номерлар кергән. Юбилей кичәсендә шулай ук Асия Галиеваның кызы Динара Сөләйманова катнашачак. Кичәне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан алып бара. 

Актриса турында:
А.Ә.Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакырыла.

Яшь актриса иҗат юлының башында ук казах язучысы Мусреповның «Козы-Көрпеш һәм Баян сылу» спектаклендә Баян сылу ролен башкарып тамашачының игътибарын җәлеп итә. Ярты гасырдан артык татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, А.Ә.Галиева татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә 150гә якын образ тудыра. Күренекле артистка башкарган төрле характердагы  рольләр тормышчан, ышандыргыч, хисле һәм үзенә генә хас төсмерләр белән аерылып тора. Шекспирның «Король Лир» спектаклендә Корделия;  М.Горькийның «Соңгылар» — Верочка, «Дошманнар» — Надя; А.Островскийның «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» — Негина;  Г.Камалның «Бәхетсез егет» — Гайни;  Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал» — Гөлҗамал, «Хуҗа Насретдин» — Зөбәрҗәт, «Качаклар» — Сәрби, «Зифа» — Әйшә; К.Тинчуринның «Американ» — Дилбәр; Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» — Айсылу; Мольерның «Суган суфые» — Дорина; А.Вампиловның «Булмас димә — дөнья бу!» — Марина; Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклендә Дилбәр Саматовна һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

Асия Галиева иҗатының тагын бер тармагы - педагогик эшчәнлек. Озак еллар дәвамында ул республикабызда бердәнбер югары квалификацияле грим сәнгате белгече булды. Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, Р.Сахабиев, Р.Ибраһимов кебек танылган сәхнә осталары грим салу осталыгы дәресләрен А.Ә.Галиевадан алдылар. Казан дәүләт консерваториясендә Татар теленең сөйләм культурасы дәресләрен алып барып, ул республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте.

Уңышка ирешү өчен, табигать биргән сәләттән кала, кешегә зур тырышлык, алынган эшеңә җаваплы караш, намуслы хезмәт тә кирәк. Үз өстендә туктаусыз эшләү, белемгә омтылу – болар Асия Галиеваның тутыкмас сыйфатлары иде.

Халкыбызның талантлы кызы, Татарстанның халык артисткасы Асия Галиеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк