Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уза

12 февральдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре Гыйләҗев Аяз Мирсәет улының (1928-2002) тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-м...

12 февральдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре Гыйләҗев Аяз Мирсәет улының (1928-2002) тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Кичәнең сценарий авторы – Гүзәл Сәгыйтова, режиссеры – Радик Бариев.

Кичә Камал театры актёрлары башкаруында хореографик номер белән ачылып китәчәк. Аяз Гыйләҗевнең иҗат юлы турында хатирәләр белән аның туганнары, язучылар Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла һәм Миләүшә Хәбетдинова уртаклашачаклар. Чарада Әтнә, Тинчурин театры коллективлары, Татарстанның Язучылар берлеге һәм “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле катнашалар. Кичә программасына, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов чыгышы һәм “Югалган көн”, “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләреннән өзекләр кергән. Юбилей кичәсе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге Камал театры оркестры чыгышы белән тәмамлана.

Әдәби-музыкаль кичәгә чакыру билетларын Камал театры кассасында алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-03-74. Касса адресы: Казан, Татарстан ур., 1 йорт. Эш вакыты: 10 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр.

Язучы турында:

Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы  1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университетында укый. 1950 елның мартында 58 статья буенча (советларга каршы пропаганда)  хөкем ителә. 1955 елның августында азат ителә һәм реабилитацияләнә. 1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1983 ел), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985 ел),  М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1987 ел), Татарстанның халык шагыйре (1993 ел). 

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк