Камал театрында премьера!

Театр премьерасын 4 - 7 ноябрьдә карап булачак.
Камал театры Марсель Сәлимҗанов туган көнгә сезонның беренче премьерасын – Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Буранлы төн» драмасын тәкъдим итте.
Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
7 ноябрьдә легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көненә премьера чыгару – Камал театрының традициясе. Быел да театр, шушы традициягә тугры калып, 4, 5, 6, 7 ноябрь көннәрендә премьера тәкъдим итә.
Премьераның беренче көнендә спектакльне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да карады.
«Гасырдан да озын көн…» - кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның беренче романы. Татар укучысына ул манкортлар турындагы риваяте белән аеруча таныш. Спектакльдә манкортлар турындагы риваять эпилог булып бара.
Спектакльдә төп рольне – Буранлы Идегәйне - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин һәм яшь артист Алмаз Борһанов башкара. Әбүталип ролендә - Эмиль Талипов. Каранар дөя ролендә - Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан