Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының популяр комедиясе 100нче тапкыр уйнала

Бүген Камал театры үзенең иң популяр комедияләренең берсен 100нче тапкыр күрсәтә. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә. Бу – төп рольне Эмиль Талипов башкарган «Мәхәббәт FM» спектакле. И...

Бүген Камал театры үзенең иң популяр комедияләренең берсен 100нче тапкыр күрсәтә. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу – төп рольне Эмиль Талипов башкарган «Мәхәббәт FM» спектакле. Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча куйган эстрада-джаз комедиясенең премьерасы 2013 елның 5 октябрендә булган иде.

Спектакльнең сюжеты буенча, Ильяс белән Чулпан радиода эшлиләр. Берсе - ди-джей, икенчесе - тавыш режиссеры. Бер-берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Спектакль яшьләр аудиториясенә адресланган. Ул бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк