Логотип
Хәбәрләр

Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь мөселманнарның белемнәрен тикшерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ислам университетының "Рәшидә" ислам дини уку-укыту үзәгендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәз...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ислам университетының "Рәшидә" ислам дини уку-укыту үзәгендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт биредә ике атналык Коръән курсларында белем алучы 10-15 яшьлек балалар белән очрашты. Балалар Коръән-хафизлардан сабак алалар. Мөфти хәзрәт яшь мөселманнарның белемнәрен тикшерде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

"Рәшидә" уку-укыту үзәгендә Татарстан мөфтие шулай ук хөрмәтле шәйх Хәсән Һәдия белән очрашты. Ул Ислам дөньясы лигасының Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле булып тора.

татар-информ

Фото: http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк