Логотип
Хәбәрләр

«Кара пулат» яңарып кайта!

«2015 елда операны куйганда театрның андый дәрәҗәдәге оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый. Мин операны тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанам», – дип искәртте Элмир Низамов.

18-22 майда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның «Кара пулат»  операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. «Кара пулат»  2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә әзерләнде.

Яңа куелышта «Кара пулат»та  җиде ел элек катнашкан артистларны да, яшь талантларны да күреп булачак. Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов, Динә Венедиктова, Динар Хәйбуллин, Руслан Хәбибуллин һәм башкалар катнаша. «Кара пулат»та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый.

Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижер – М.Җәлил премиясе лауреаты Ильяс Камал, рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссамы – Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстеры – Динә Венедиктова, концертмейстеры – Айгөл Зәйнуллина.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, «Кара пулат»  операсы Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

«2015 елда операны куйганда театрның андый дәрәҗәдәге оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый. Мин операны тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанам», – дип искәртте Элмир Низамов.

«Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнлеген искәртә.

Тамашага рәхим итегез!

Яшь чикләве 6+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк