Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры барлык ТЮЗлар өчен драматургия туплый

«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсы барлык ТЮЗлар өчен пьесалар туплый. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә оештыручылар җиткерде....

«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсы барлык ТЮЗлар өчен пьесалар туплый. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә оештыручылар җиткерде.

«Безнең максат Россиядәге бик күп ТЮЗлар өчен драматургия базасы туплау. Безнең конкурс ул Яшь тамашачы театрларына адресланган булуы белән үзенчәлекле. Без беренче чиратта милли ТЮЗларны күздә тотып оештырабыз», – диде конкурсның жюри рәисе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

«Конкурс эшләрен 1 октябрьгә кадәр кабул иттек. Кабул итү төгәлләнде. Без 174 автордан заявкалар кабул итеп алдык. Конкурсның географиясе киң. Авторлар да төрле. Хәтта әти-әниләре белән автордаш булып язган балалар да бар. Үсмерләр дә яза, урта буын да, өлкән яшьтәгеләр дә... Хәтта 70 яшьтән олылар да бар», – дип аңлатты жюри әгъзасы, театр белгече Гөлшат Фәттахова.

Конкурсның номинацияләре аудиториянең яшь чикләренә бәйле. Беренчесе – 6 яшькәчә балалар, икенчесе – 7 – 11 яшьлекләр, өченчесе 11- 15, дүртенчесе – 16 яшьлекләр һәм аннан өлкәннәр.

Хәзерге вакытта жюри әгъзалары пьесаларны укыйлар. 1 ноябрьгә лонг бите игълан ителәчәк. Анда килгән пьесаларның яртысы керергә мөмкин. 15 ноябрьгә шорт бите әзер булачак. Җиңүчеләр 30 ноябрьдә билгеле булачак. Һәр номинация буенча бер җиңүче билгеләнәчәк.

Приз фонды – 400 мең сум. Конкурс РФ Театр әһелләре берлеге грантына уздырыла.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк