Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов туган көненә премьера чыгарды

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов үзенең 55 яшьлегенә премьера чыгарды – Камил Кәримов пьесасы буенча куелган «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле.
Спектакль башланыр алдыннан Ренат Әюповны Татарстанның мәдәният министрының яңа урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул режиссерга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ренат Әюповны якташлары – Питрәч районы вәкилләре котлады.
Кариев театры исеменнән Ренат Әюповны театры директоры Гүзәл Сәгыйтова һәм театрның легендасы булган Нуриәхмәт Сафин тәбрикләде. Коллективның Ренат Әюпов куйган спектакльләре белән булган уңышлары турында да Нуриәхмәт Сафин сөйләде.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте