Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрының драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның 15е генә татарча

«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның бары тик 15е генә татар телендә. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә жюри...

«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсына килгән 217 пьесаның бары тик 15е генә татар телендә. Кариев театры уздырган конкурс турында мәгълүматны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә жюри әгъзасы, театр белгече Гөлшат Фәттахова бирде.

«Татар телендә язылган пьесалар белән татар телендә укый алучы жюри әгъзалары танышачак. Алар лонг һәм шорт битләренә кергән очракта, рус теленә тәрҗемә ителеп, калган жюри әгъзаларына да тәкъдим ителәчәк», дип аңлатты Гөлшат Фәттахова.

Жюри рәисе – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, жюри әгъзалары арасында татарча текстларны Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Нияз Игъламов укый ала. Жюри әгъзалары арасында Юлия Тупикина, Оксана Кушляева бар.

«Без алдан ук пьесаларны татар һәм рус телләрендә кабул итүебезне әйттек. Чөнки бөтен татар драматургы да татарча яза алмый. Алар безнең проблеманы аңлаучы кешеләр. Татарча пьесалар 15 кенә килде. Бәлки без бу конкурс белән аларны уята алырбыз. Алар активрак яза башлар», дип ышаныч белдерде Гөлшат Фәттахова.

1 ноябрьгә конкурсның лонг бите игълан ителәчәк. Анда килгән пьесаларның якынча яртысы керергә мөмкин. 15 ноябрьгә шорт бите әзер булачак. Җиңүчеләр 30 ноябрьдә билгеле булачак.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк