Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрының яңа брендына конкурс игълан ителде

Кариев театры җитәкчелеге театрның яңа стилен уйлап табу буенча бәйге нигезләмәсен таратты. Приз фонды – 50 мең сум. Беренче урынга – 30 мең сум, икенче урынга – 15 мең сум, өченче урынга – 5 мең сум....

Кариев театры җитәкчелеге театрның яңа стилен уйлап табу буенча бәйге нигезләмәсен таратты. Приз фонды – 50 мең сум. Беренче урынга – 30 мең сум, икенче урынга – 15 мең сум, өченче урынга – 5 мең сум.

Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының бердәм яңа стилен булдыру. Театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъдимнәр көтәбез, дип хәбәр итә театр.

Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова конкурста профессиональ белем бирү учреждениеләре студентлары катнашыр дип өметләнә. Ул бу хакта Кариев театрында сезон ачылыр алдыннан оештырылган беренче матбугат конференциясендә дә әйтте.

Конкурс 2018 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итә.

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк