Логотип
Хәбәрләр

Кайнанам беренче килене исеме белән эндәшә

Инстаграм челтәрендә Дилә тамашачыларын аеруча кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Шулай булса да, кызыксынучан тамашачылары артистның беренче ире Марат Мухин турында әледән-әле сүз кузгатып торалар. Инстаграм челтәрендә Дилә тамашачыларын аеруча кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

– Маратның икенче хатыны белән чагыштырулар ачуыгызны китермиме?

– Мин хәзерге иремнең дә икенче хатыны. Шуңа күрә андый чагыштырулар һәрвакыт булып тора. Моны бары тик аңлап кабул итә белергә кирәк. Чит кешеләрнең фикере мине кызыксындырмый, миңа якыннарым белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим. Хәтта кайнанам да миңа кайвакыт беренче килене исеме белән эндәшә, мин моны уңай кабул итәм. Тавыш куптарып, талашып утырып, җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр корып булмый. Әлбәттә, нәрсәдер ошамаган очракта эндәшми тору да ярамый. Тормышка үз ныклы карашыңны булдырырга кирәк.

– Икенче ирегезнең Сәфинә белән мөнәсәбәтләре нинди?

– Алар яхшы, дустанә мөнәсәбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк