Логотип
Хәбәрләр

Казах әлифбасын латин хәрефләренә күчерәләр

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казах әлифбасын кириллицадан латиницага күчерәләр. Шул хактагы үзгәрешләрне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев раслаган, дип хәбәр итә Газета.Ru. Яңа әлифба...

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казах әлифбасын кириллицадан латиницага күчерәләр. Шул хактагы үзгәрешләрне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев раслаган, дип хәбәр итә Газета.Ru.

Яңа әлифбада хәрефләр арасында өстә куела торган өтер сыман билгеләр азая. Моннан тыш, ике диаграф (sh һәм ch) пәйда булачак. Алфавитта хәрефләр саны 32гә кала. Кириллица вариантында алар 42 иде.

Яңа әлифбаны камилләштерү эшләре 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. 
  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк