Логотип
Хәбәрләр

Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: «Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел»

– Казан шәһәр филармониясе «Казан» милли мәдәният үзәге канаты астында эшли. Оешманың төп максаты – шәһәр кешеләренә хезмәт итү. Казандагы Мәдәният идарәсе карамагында дистәдән артык мәдәният сарайлар...

– Казан шәһәр филармониясе «Казан» милли мәдәният үзәге канаты астында эшли. Оешманың төп максаты – шәһәр кешеләренә хезмәт итү. Казандагы Мәдәният идарәсе карамагында дистәдән артык мәдәният сарайлары бар. Безнең вазыйфаларның берсе – шул мәдәният сарайларында концерт кую. Алар ел саен ачылып тора, күптән түгел Тынычлык, Нагорный, Төньяк бистәләрендә ачылды. Бистәдә яшәүчеләрнең күбесе шәһәргә концерт карарга килми, үзләренең мәдәният йортына бару уңайлы. Без аларга елына 2-3 концерт тәкъдим итәбез. Инвалидлар, ветераннар декадасы алдыннан җитәкчеләре белән сөйләшеп, алар өчен концерт программаларын оештырабыз. Моннан тыш, шәһәрдә чаралар күп була, кунаклар кабул иткәндә дә катнашабыз. Профессиональ артистлар эшсез торырга тиеш түгел, алар бездә күп. Гастрольләргә дә чыгып китәбез. Барлыгы елына 230лап чара үткәрәбез.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк