Логотип
Хәбәрләр

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә яңа күргәзмә ачыла

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 7 февральдә 16.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Татар шамаиле галереясендә “Манара: татар шамаилендә архитектура мотивлары” дигән яңа күргәзмә ачыла. Бу хак...

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 7 февральдә 16.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Татар шамаиле галереясендә “Манара: татар шамаилендә архитектура мотивлары” дигән яңа күргәзмә ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат эшләрендә дөньяга танылган мәчетләр белән бергә Россия архитектура объектлары – авыл мәчетләреннән алып Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете кебек символик биналарга кадәр бар.

Экспозициядә узган гасырның халык осталары (“Мәрҗани йорты” галереясе җыентыгыннан) һәм хәзерге заманның алдынгы рәссамнары (Фирдәвес Гыйрфанов, Чулпан Шәрифуллина һ.б.) пыялада ясаган 30дан артык эш тәкъдим ителәчәк.

Элеккеге эшләрдә Истанбул, Багдад мәчетләре һәм ислам дөньясының башка үзәкләре сурәтләнгән. Заманча эшләр хәзерге рәссамнарының милли тарихка һәм мәчетләргә, символларга (Казан Кремлендә Кол Шәриф, Болгарда Ак мәчет һ.б.) мөрәҗәгатен чагылдыра.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә 7 февральдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Керү бушлай.

Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе.

Белешмәләр өчен тел.: (843) 5678125, 5678152; 8-917-392-86-68.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк