Логотип
Хәбәрләр

Казан Мэриясе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды

Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды. Дәресләр атнага ике тапкыр ике төркемдә узачак.

Курслар берничә дәрәҗәгә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.

Дәресләр 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак.

Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен курсларны «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова алып бара.

«Минем төрле яшьтәге кешеләр белән эшләү тәҗрибәм бар. Югары уку йортында татар теле курсларын ике ел дәвамында алып бардым. Максатым – телебезнең байлыгын, аһәңен өйрәнүчеләргә җиткерү, аны җиңел, рәхәт, кызыклы итеп өйрәтү, кулай алымнарын эзләү. Шуңа да һәр дәрес үзем өчен тәҗрибә кебек бара: шомартам, баетам», – дип билгеләде Гөлфия Габдуллаҗанова.

Беренче дәрес танышу, аралашу, үзең турында сөйләү, курска максатлар билгеләү, өйрәнелгән белемнәрне ныгытудан башланды.

 «Дәрестән рәхәт хисләр, җиңеллек калды. Укучылар барысы да теләк белән килгән. Сорыйлар, кызыксыналар, шул арада бер-берсенә булышалар, бик җылы әңгәмә узды, дәресләр бик кызу булды. Телне сәнгать, иҗат, тарих, әдәбият аша, аның кулланышы аша өйрәнәчәкбез. Өйрәнәсе мәгълүматны ниндидер вакыйга, тормыштагы хәлләр белән бәйләп барып, телнең сөйләмдә яшәешен, кулланылышын күрәчәкбез», – диде укытучы.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары Казан Мэриясе базасында беренче тапкыр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылды.

Быел шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен дә бушлай татар теле курслары узачак, алар 28 сентябрьдән башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк