Логотип
Хәбәрләр

Казан метросының яңа станцияләре ничек атала?

Татарстан башкаласы мэриясе Казанның яңа Генераль планы проектын чыгарды. Метроның яңа 26 станциясе күрсәтелгән карта мэрия сайтында урнаштырылган. Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Л...

Татарстан башкаласы мэриясе Казанның яңа Генераль планы проектын чыгарды. Метроның яңа 26 станциясе күрсәтелгән карта мэрия сайтында урнаштырылган.

Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, Сахаров урамында («Мега» сәүдә үзәге янында), Константиновка бистәсе белән янәшәдәге Мамадыш трактында, Совет мәйданында, Арча зираты янында һәм Вишневский урамы ягыннан Миллениум күпере алдында төзергә планлаштыралар.

Метро станцияләре Себер трактында, XL сәүдә үзәге янында, Чуйков урамы һәм Әмирхан проспекты чатында, Восстание разъездында, Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә, Ирек мәйданында һ.б. урыннарда да булачак. 

 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк