«Казан» милли-мәдәни үзәген төзекләндерүдә Хельсинки тәҗрибәсе кулланылачак
«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына реконструкция ясаган вакытта анда Татарстан Милли китапханәсен урнаштыру өчен Хельсинки үзәк китапханәсен планлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә кулланылачак. ТР Президент...
«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына реконструкция ясаган вакытта анда Татарстан Милли китапханәсен урнаштыру өчен Хельсинки үзәк китапханәсен планлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә кулланылачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига сәфәре барышында стандарт булмаган проектларны өйрәнәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
ТР Президенты эш сәфәре вакытында Хельсинкиның шушы көннәрдә ачылырга тиешле яңа үзәк китапханәсе белән дә танышырга ниятли.
«Ул Финляндиянең иң зур төзелеш проектларыннан берсе – өч катлы бина универсаль киңлекне хәтерләтә. Анда уку заллары гына түгел, аудиторияләр, конференцияләр залы, лобби, кафе, ял итү урыннары да бар. Әлеге проект «Казан» милли-мәдәни үзәген Татарстанның Милли китапханәсе ихтыяҗлары өчен үзгәртеп коруга бәйле рәвештә дә кызыксыну уята», – диде ул.
«Хельсинки китапханәсе тәҗрибәсе соңыннан аны безнең китапханәне проектлаганда куллану максатыннан чыгып өйрәнеләчәк», – дип искәртте Галимова.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк