Логотип
Хәбәрләр

Казан тирәсендә төшерелгән беренче интерактив фильм дөнья күрде

Казан тирәсендә төшерелгән «D.A.N.» исемле беренче интерактив фильмның дөньякүләм премьерасы узды. Бу хакта «3R interactive films» кинокомпанияләр продюссеры Рамил Таҗетдинов үзенең социаль челтәр бит...

Казан тирәсендә төшерелгән «D.A.N.» исемле беренче интерактив фильмның дөньякүләм премьерасы узды. Бу хакта «3R interactive films» кинокомпанияләр продюссеры Рамил Таҗетдинов үзенең социаль челтәр битендә хәбәр итә.

Төп рольләрнең берсендә – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша.Халыкара проекта ул «Татарин» кушаматлы тотылган машиналар сатучысын уйный.

«Бу фильм – автоузышлар һәм гадел ярыш турында. Аның төп мәгънәсе шунда: әгәр җиңүгә бара торган юлда син хәрәмләшәсең икән, ахырың хәерсез була. Ярышта бары тик гаделлек һәм тырышлык белән җиңәргә мөмкин», – ди Фәнис Җиһанша.

«Фильмны бары тик смартфоннарда Movika түләүсез кулланма аша карарга була. Проект шулай ук инглиз теленә тәрҗемә ителеп, халыкара аудиториясе өчен дә кулланырлык итеп ясалды», – ди ул.

Мәгълүмат өчен:

Интерактив фильм – тамашачыга виртуаль уеннардагыча сюжет белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче видеожанр.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк