Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла - федерация рәисе

Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачылачак. Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев әйтте.
Александр Гусев Татарстан Республикасында 200 арбитр хезмәт күрсәтүен әйтте. “Аерым мәсьәлә булып футбол белән шөгыльләнүче кешеләр тора. Бу – бәла. Хакимнәр проблемасы хәл ителде, арбитрлар мәктәбе эшли. Ел саен 20 арбитр чыгарабыз. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында узган һәр матчта хезмәт күрсәтүче 200 арбитр бар. 40 арбитр - беренче категорияле, шул сәбәпле алар бар төрле футбол ярышларында да эшли алалар”, - диде ул.
ТР футбол федерациясе рәисе Россия футбол командасының балалар составында 5 тәрбияләнүчеләре уйнавын әйтте. “Без балалар белән 9 яшьтән эшли башлыйбыз. Башка регионнарда футбол федерациясе күп очракта балалар белән 11 яшьтән эшли башлый. Бүгенге көндә Россия футбол командасының балалар составында безнең 5 тәрбияләнүчебез уйный. Шуларның өчесе – кызлар”, - диде ул.
Шулай ук Александр Гусев Республикада тренерларга белем бирү хакында да әйтте. “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры белән килештек. Академиядә тренерлар факультеты ачылачак”, - диде ул.
Фото: Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
20 гыйнвар 2023 - 16:30
-
20 гыйнвар 2023 - 10:49
-
19 гыйнвар 2023 - 11:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте