Казанда 10 гыйнварда салкын һәм кар көтелә

Иртәгә, 10 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда салкын һава торышы көтелә. Аязучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Урыны белән аз гынә кар явачак.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы минус 16-18 градуска, аязган вакытта минус 20 градуска кадәр җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 10-12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республикада төнге сәгатьләрдә минус 16-21 градуска кадәр суыта, аязган вакытта - 25-28 градуска кадәр. Көндез Татарстанда һава температурасы минус 10-15 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстан машина йөртүчеләренә юлларда бозлавык саклану турында искә төшерәләр.
Чыганак: kzn.ru
Фото: А.Габдуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 13:32
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте