Логотип
Хәбәрләр

Казанда 5 сентябрьдә ут булмаячак

Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында иртәгә, 5 сентябрьдә, ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау...

Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында иртәгә, 5 сентябрьдә, ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Малая Красная ур., 3, 7. 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Әмәт ур., 24. 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Чехов ур., 3/7. 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Жуковский ур., 23, 25; Малая Красная ур., 12, 14.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: 33-нче хәрби шәһәрчек ур., 1, 2, 3, 5/1, 5/2, 5/3; Р.Зорге ур., 39, 39а, 41, 43. Шул ук вакытта Восточный бистәсендә Акчулпан һәм Звонкая урамнарында ут бетеп торачак. Шулай ук Мирный бистәсендә дә Березники, Красновидово, Мелитополь, Надпойменная, Яңа Дәүләки, Подлесная, Подольск, Синицын урамнарында ут булмаячак.

9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Академик Губкин ур., 18, 20, 28а, 40, 40а, 42, 44; Зур Урам, 1а, 4, 4а, 4б, 7, 9а, 11, 12; .Ломжа ур., 20а, 24а; Минск ур., 1, 20а; Яңа Азино ур., 1а, 2; Җиңү проспекты, 11б, 100а, 110, 114/1, 116/114; Ю.Фучик ур., 117, 131, 131а.

Агымдагы атнага ут бетеп тору графигы KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылды.

 

kzn.ru

Фото - kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк