Казанда А.Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр атналыгы узачак

Бүген 5-11 ноябрь көннәрендә Казанда узачак татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасына багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә драматургның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, улы – драматург Мансур Гыйләҗев, тәнкыйтьче, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов катнашты. Килгән журналистларга алар Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланып уздырылган чаралар хакында сөйләделәр.

Камал театрында узачак Аяз Гыйләҗев атналыгында Хакасс милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән татар театрлары катнаша.

Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, шулай ук К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтеләчәк.

 

Мәкалә һәм фото авторы: А.Габдуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1235
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
954
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1402
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1169
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
907
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1325
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы