Казанда «Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыйбыз» дигән видеомарафон башланды
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россия ислам институты «Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыйбыз» дигән видеомарафон башлануы турында игълан итте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте х...
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россия ислам институты «Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыйбыз» дигән видеомарафон башлануы турында игълан итте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеомарафонда Россия ислам институты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм хезмәткәрләре, Казанның 27нче гимназиясе һәм 70нче мәктәбендә укучылар катнаша.
Акцияне Россия ислам институтының «Журналистика» юнәлешендә белем алучы студентлар оештыра. Алар, Казанның белем бирү учреждениеләре буйлап йөреп, видеороликлар циклы төшерәчәк.
«Безнең өчен 9 Май – зур бәйрәм. Балалар җиңүнең ниләр бәрабәренә яулануын истә тотарга һәм тынычлыкның кадерен белергә тиеш», - дип искәртте Россия ислам институтының «Журналистика» юнәлеше кураторы Айгөл Гыйльманова.
Ул хәбәр иткәнчә, «Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыйбыз» дигән проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь ятларга һәм 30 апрельгә кадәр 8-960-036-29-76 телефоны буенча шалтыратып, акциядә катнашырга теләвең хакында хәбәр итәргә кирәк.
Видеороликлар Россия ислам институтының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк