Логотип
Хәбәрләр

Казанда Европа анимациясе фестивалендә иң яхшы фильмнар күрсәтелә

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында LIAF-2018 Лондон халыкара фестивале программасының беренче фильмы күрсәтелде. LIAF (London Inter...

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында LIAF-2018 Лондон халыкара фестивале программасының беренче фильмы күрсәтелде.

LIAF (London International Animation Festival  – ул ун еллык тарихы булган халыкара анимация фестивальләренең берсе. Аның программасына 2017 елның Европа фестивальләрендә җиңү яулаган иң яхшы анимацион фильмнары кергән.

Фестивальне «Время кино» дирекциясе, Татарстан театр эшлекләре берлеге һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты оештыра.

Исегезгә төшерәбез: LIAF-2018 фильмнары Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 27 февральгә кадәр күрсәтеләчәк.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк