Логотип
Хәбәрләр

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барышында нинди мәдәни чараларны күреп булачак?

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барышында, кунаклар, туристлар милли мәдәниятнең күптөрлелеген күрәчәк. Татарстан Республикасы мәдәният мини...

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барышында, кунаклар, туристлар милли мәдәниятнең күптөрлелеген күрәчәк. Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип ышандырды.

Аның әйтүенчә, 2017 елда узган футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы белән чагыштырганда, быел дөнья чемпионатында милли мәдәният күбрәк күрсәтеләчәк дип әйтергә була. “Камал, Тинчурин театрларында милли драматургиянең иң асыл спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук, чемпионат кунаклары яшьләрнең музыкаль омтылышларын күрәчәк. Аерым алганда, альтернатив татар музыкасы линейкасы, Ильяс Гаффаров, Рәдиф Кашапов иҗаты, “Tatarsis” төркеме, Yammy Music иҗади коллективы, Sforzando электроакустик пианистлар оркестры чыгышлары белән танышачак. Казан үзәге янында Җанатарлар фестивалендә концертлар булып торачак. Анда төрле буын татар җырчылары, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә, Фольклор музыка ансамбле дә чыгыш ясаячак. Төрле стильдә башкаручылар булачак. Татар эстрадасы, татар рогы һәм башка юнәлешләр барысы да тәкъдим ителәчәк”, - диде. Ул, шулай ук, Әлфия Авзалова истәлегенә концерт әзерләнүен әйтте.

Эльвира Камалова милли сәнгатьнең дә киң күрсәтеләчәген белдерде. “Музейларда рәссамнар Бакый Урманче, Харис Якупов, Илдар Зариповның иҗатлары тәкъдим ителгән. Минемчә, милли линейка бик куәтле, сөендерерлек әйберләребез бар. Без татар музыкаль, театр, сынлы сәнгатебезнең үсешен күрсәтергә, заманча тенденцияләр трендында булуыбызны күрсәтергә телибез. Милли мәдәниятне күрергә һәм ишетергә теләгән кешеләр күрәчәк тә, ишетәчәк тә. Милли мәдәният үзенең күптөрлелеген күрсәтәчәк”, - дип белдерде Эльвира Камалова.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Камал театрында 11 спектакль, Тинчурин театрында 10 спектакль, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Шаляпин. Нуриев. Казан” халыкара фестивалендә 8 спектакль, шул исәптән “Алтын Урда” балеты күрсәтеләчәген әйтте.

Эльвира Камалова, шулай ук, чемпионат кысаларында, Сабан туе узачагын искәртте. Җанатарлар фестивалендә “Краски Сабан туя”, “Радуга Каравона” чаралары уздырылачагын әйтте. “Милли мәдәниятне күрсәтерлек татарча чаралар җитәрлек күләмдә тәкъдим ителәчәк. Иске татар бистәсендә дә чаралар булачак”, - диде. Болгарга һәм Зөягә оешкан төстә бару программага кертелмәгән. Шулай да, Эльвира Камалова әйтүенчә, барырга теләүчеләр булса, экскурсия оештырылачак. “Безнең төп бурыч – меңъеллык тарихы булган Казанны күрсәтү. Ләкин Болгар һәм Зөя туристларны кабул итүгә тулысынча әзер. Алар кеше күп килер дип көтә”, - диде.

Эльвира Камалова мәдәни программа чараларының Россия Федерациясе Хөкүмәте белән килештерелгәнен билгеләп узды. “Безнең барлык күзаллаулар, иницативаларны Россия Мәдәният министрлыгы тулысынча раслады. Бернинди чыгышлар да кыскартылмады”, - диде.

Мәдәният министрының беренче урынбасары чемпионат кысаларында башкала урамнарында татарча элмә такталар куелу турында мәгълүмат бирә алмады. “Иҗтимагый киңлек өчен без җавап бирмибез. Моның өчен Казан шәһәре башкарма комитеты җаваплы. Этикетажга килгәндә, мәсәлән, музейларда, театрларда русча, татарча, инглизчә мәгълүмат бирелгән – анысы безнең җаваплылыкта”, - диде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк