Логотип
Хәбәрләр

Казанда Җиңү көне парады репетициясендә ветеран вафат булган

6 майда Казанда Җиңү көне уңеннан булачак парадның репетициясе вакытында 59 яшьлек афган сугышы ветераны Рафаил Таюпов аңын югалтып егылган. Табиблар ветеранга беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караса...

6 майда Казанда Җиңү көне уңеннан булачак парадның репетициясе вакытында 59 яшьлек афган сугышы ветераны Рафаил Таюпов аңын югалтып егылган.

Табиблар ветеранга беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караса да, аның гомере өзелә.

ТР Ветераннар берлеге рәисе Рөстәм Равилов сүзләренчә, ветеранның 3 сәгатьлек парад репетициясеннән соң хәле кискен авырая, табиблар нәтиҗәсе буенча Рафаил Таюпов кан тамырындагы тромбы шартлау сәбәпле инфаркт кичергән. Шулай ук алар ветеран үлеменең репетиция вакытында килгән авырлыктан булуын да искәртәләр.

Фаҗигале хәлдән соң ветеранны соңгы юлга озату өчен акча җыю игълан ителде. Рөстәм Рафилов сүзләренчә, дәүләт җитәкчеләре һәм парадны оештыручылар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелмәгән.

Автор: А.Галимова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк