Логотип
Хәбәрләр

Казанда Җиңү көне уңаеннан 120-дән артык бәйрәм чарасы булачак

Җиңү Көнендә Казанда 120-дән артык бәйрәм чарасы узачак, алар шәһәрнең барлык җәмәгать киңлекләрен колачлый. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, бәйрәм пар...

Җиңү Көнендә Казанда 120-дән артык бәйрәм чарасы узачак, алар шәһәрнең барлык җәмәгать киңлекләрен колачлый. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, бәйрәм парады һәм «Казан Арена»да матур салют көтә. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин 9-нчы майга шәһәрне әзерләргә һәм барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, чараларда шәһәрнең яшь буын вәкилләре актив катнаша, аларның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуларын оештыру аеруча да мөһим булып тора.

9-нчы майда Казанда ничек бәйрәм узачаклыгы турында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 5-нче майдан башлап Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның һәйкәлләре янында истәлекле-мемориаль чаралары узачак.

1-10 май көннәрендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының эре сәүдә үзәкләрендә гадәттәгечә «Җиңү кыңгыравы» радиогазетасы чыгарылышы трансляцияләнәчәк, аның эфирында ветераннар өчен котлаулар яңгыраячак.

6-нчы майда ветераннар өчен Татар дәүләт филармониясендә бәйрәм концерты, шулай ук «Калейдоскоп» паркында тантаналы чара узачак.

7-нче майда «Крылья Советов» паркында «Безгә җиңүләрне онытырга ярамый!» дигән бәйрәм чарасы узачак. Программада: тынлы оркестр, иҗат коллективлары чыгышы, шулай ук Бөек Ватан сугышы буенча тематик экспозицияләр.

Бәйрәм чаралары программасы турында шулай ук район администрацияләре башлыклары да хәбәр итте. Вахитов һәм Идел буе районнарында район предприятиеләре һәм оешмаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын һәм ветераннарны бәйрәм белән котлаячаклар. Ишегалларында, скверларда һәм паркларда мәдәни чаралар узачак, ветераннар өчен концертлар һәм спектакльләр оештырылачак, дип сөйләде Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин. Аның сүзләренә караганда, узган ел мондый мәдәни вакыйгаларда 710 ветеран булган, ә бу ел башыннан бирле – 187 ветеран.

Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чорында мәдәният, яшьләр, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендә 93 чара үткәрү планлаштырыла, аларда 30 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

7-нче майда Дәрвишләр торак комплексында сугыш геройлары истәлегенә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узачак, ә 5-нче майдан 8-нче майга кадәр микрорайоннарда «Безнең ишегалды ветераннары» бәйрәмнәре узачак, анда мәдәният сарайлары, яшүсмерләр клублары, балалар үзәкләре һәм мәктәпләре үз программаларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.

«Җиңү көнен бәйрәм итүгә Казан студентлары да кушылачак. Инде иртәгә үк 1 май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тантаналы йөреш булачак, аннан соң Казан университетының төп бинасы янында митинг оештырыла. Студентлар маршында югары уку йортларының 5 мең студенты катнашачак», - диде А.Абзалов.

«9-нчы май бәйрәм чараларында үсеп килүче яшь буынның катнашуы шатландыра, балалар безнең бабаларыбызның батырлык үрнәкләре белән тәрбияләргә тиеш, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. - Без тыныч тормышка нинди юллар белән ирешүебезне оныта башладык. Бүген тарихны күчереп язарга, барысын үзгәртергә теләүчеләр табыла тора. Яшьләрнең ветераннар белән очрашуы мондый «тарихчылар» өчен иң яхшы җавап. Без әле тарихны дәреслекләр буенча гына түгел, ә шаһитлар сөйләве буенча да өйрәнә алабыз. Бу мөмкинлек зур кыйммәткә ия».

Шунысы кызык, быел Казанда Бөек Ватан сугышына багышланган яңа монументлар барлыкка киләчәк – Юдинода яңартылган Хәрби дан аллеясы һәм сквер ачылачак, ә Совет районында 4-нче майда 10.00 сәгатьтә «Танкодром» торак комплексында урнашкан Чик сакчылары һәйкәлеачылышы була. Монументның авторы - проектчы Рүзәл Фәрхуллин.

9-нчы майда тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында бәйрәм Мәңгелек утка чәчәкләр салудан старт ала. Шунда ук Казан скульпторы Мәхмүт Гасыймов тарафыннан тыл хезмәтчәннәренә ясалган һәйкәл ачылачак, дип хәбәр итте А.Абзалов.

Бәйрәмнең төп мәйданы Меңьеллык мәйданы булачак. Казанда беренче тапкыр тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә алачак.

Бәйрәм чаралары көн дәвамында Җиңү паркында төрле тематик мәйданчыкларда узачак.

Ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе бәйрәмнең мөһим өлеше булачак, анда катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә башлана.

Җиңү көнен бәйрәм итү 22.00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак, шәһәр халкын «Казан Арена» стадионы каршындагы территориягә чакыралар.

Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин барлык катнашучылар һәм массакүләм чаралар тамашачылары иминлегенә аерым игътибар бирергә чакырды. «Теләсә нинди массакүләм чаралар хәвеф-хәтәр белән турыдан-туры бәйләнгән, шуңа күрә хокук саклау органнарыннан һәм медицина хезмәте вәкилләреннән чаралар вакытында уяу булуларын сорыйм», - дип билгеләп үтте Д.Калинкин.

Ул шулай ук район һәм структур бүлекчәләр башлыкларын бәйрәмгә җентекле әзерлек алып барырга чакырды.

 

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк