Логотип
Хәбәрләр

Казанда икенчел чимал кабул итү буенча “Чиста мохит” пунктлары яңартыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алсу Сафина). Казанда “Чиста мохит” проектының икенчел чимал кабул итү пунктлары урнашкан павильоннар яңартыла. Хәзерге вакытта шәһәрдә 8 шундый пункт эшли, бирегә ш...

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алсу Сафина). Казанда “Чиста мохит” проектының икенчел чимал кабул итү пунктлары урнашкан павильоннар яңартыла. Хәзерге вакытта шәһәрдә 8 шундый пункт эшли, бирегә шәһәрлеләр макулатура, катыргы, ПЭТ-шешәләр, көнкүреш химиясе флаконнары, алюминий банкалары тапшыра алалар. Якын арада Побежимов урамында шундый пунктның ачылуы көтелә. Алга таба “Чиста мохит” бренды астында икенче л чимал кабул итү пунктларын 20-гә кадәр арттыру планлаштырыла. Моннан кала, тиздән казанлылар 1 килограмм өчен 20-30 тиен исәбеннән пыяла савыт-саба да тапшыра алачаклар.

Яңартылган пунктларның берсе Фучик урамының 72 номерлы йорты янында урнашкан. Ул 2015 елда ачылган булган. Хәзер иске пункт урынына 20 кв.м мәйданлы (иске павильоннар мәйданы – 15 кв.м) яңа павильон урнаштырылды. Биредә кечкенә ярдәмче бүлмә, идәнгә куеп үлчи торган үлчәү һәм пресс бар. Бер пунктны яңарту якынча 400 мең сумга төшә.

Билгеләп үтәргә кирәк, икенчел чимал биредән 2-3 көнгә бер чыгарыла. Биредән ул, башка пунктлардан кебек үк, Михаил Миль ур., 61 адресы буенча урнашкан складка китерелә. 700 кв.м мәйданлы складта 4 кеше эшли, алар җыелган калдыкларны аералар һәм пресска җибәрәләр. Шуннан соң икенчел чимал эшкәртүчеләргә җибәрелә.

Тапшырыла торган чималның 70 проценты – макулатура, дип билгеләп үтте “Чиста мохит” проектының җитәкчеләренең берсе Зәринә Наумова. Аның сүзләре буенча, кайбер пунктларда бер көн эчендә 1 тонна һәм аннан артык икенчел чимал җыела. 2016 елдан барлыгы 5 тоннадан артык икенчел чимал җыелды, аларның 3,7 тоннасын макулатура тәшкил итә. Җыелган каты калдыклар 35 мең куб.м тәшкил итә – бу чүпнең барысы да эшкәртелде, димәк, полигоннарга эләкмәде. Шәһәрлеләр, үз чиратында, 30 млн сумнан артык акча “эшләгән”.

Хәзер шәһәрдә 8 пункт эшли, тиздән яңа пункт Побежимов урамында ачыла. Пунктларның эш вакыты шәһәрлеләр теләкләренә карап үзгәртелә.

“Чиста мохит” проектын үстерү планлаштырыла. Проект җитәкчесе Ян Наумов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта пыяла кабул итү мәсьәләсе хәл ителә. Пунктлар янында пыяла савыт-саба өчен контейнерлар куярга планлаштырыла, биредә шәһәреләр 1 килограмм өчен 20-30 тиен исәбеннән пыяла савыт-саба да тапшыра алачаклар.

“Чиста мохит” проекты кысаларында макулатураны йомыркалар өчен савытлар ясау өчен куллану планлаштырыла. Ян Наумов сүзләре буенча, хәзерге вакытта әлеге савытлар Башкортстанда, Белгород өлкәсендә яисә Марий Элда ясала, ә кош фабрикалары өчен аларның Татарстанда чыгарылуы уңайлы. Хәзерге вакытта ТР Икътисад министрлыгы бу максатлар өчен сәнәгый зона сайлый.

Моннан кала, франшиза эшли башлады. “Чиста мохит” проекты белән танышу һәм тәҗрибәне өйрәнү өчен Казанга Самара, Ижевск, Уфа, Түбән Новгород, Пермь һәм башка шәһәрләрдән эшмәкәрләр килде.

Узган еллардагы кебе үк мобиль пунктларда макулатура җыю буенча акцияләр планлаштырыла – җыелган акчалар хәйриячелек максатларында файдаланылачак.

фото: pixabay.com

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк