Казанда "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестивале узачак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова катнашты.

Сөмбелә Вәлиәхмәтова быел фестивальнең Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узачагын һәм катнашучыларның чит ил кунакларын төрле мәйданчыкларда фольклор күренешләр һәм җыр-биюләр белән каршы алачакларын билгеләп үтте.

«Бу фестиваль безнең киләчәкнең дәвамлылыгы өчен бик әһәмиятле», – дип белдерде «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев. Шулай ук фестивальнең татар фольклорын саклау өчен оештырылган, сабантуйга караганда да көчле чара булуын искәртте ул.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров фестивальне тарихи мирасыбызны күтәрү өчен оештырылган үзенчәлекле лаборатория белән чагыштырды. «Түгәрәк уен» фестиваленең үз йөзе бар. Биредә фонограммалар юк, бары тик тере музыка һәм тере тавыш кына яңгырый», – дип белдерде артист.

Искәртеп үтик, «Түгәрәк уен» фетиваленең республикакүләм чарасы 22 августта, ә Бөтенроссия түгәрәк уен фестивале быел 28-30 август көннәрендә узачак.

 

Текст һәм фото: А.Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
993
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы