Логотип
Хәбәрләр

Казанда Испанияне күреп булачак

13, 14 октябрь көннәрендә сәгать 11:00 дән 20:00 гә кадәр Казанның Меңьеллык мәйданында испан мәдәниятенә кагылышлы «Окно в Испанию» дип исемләнгән фестиваль узачак. Чара эчтәлегендә кулинария өлкәсен...

13, 14 октябрь көннәрендә сәгать 11:00 дән 20:00 гә кадәр Казанның Меңьеллык мәйданында испан мәдәниятенә кагылышлы «Окно в Испанию» дип исемләнгән фестиваль узачак. Чара эчтәлегендә кулинария өлкәсенә кагылышлы мастер-класслар, лекторийләр, тематик фотозоналар, граффити-диварлар ясау һәм кунаклар өчен төрле күңел ачулар булачак.

Фестиваль Казан шәһәре халкына, кунакларына испан һәм Латин Америкасы илләренең мәдәнияте белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальнең мәйданы берничә локациягә бүленәчәк. Шулай, испан милли кухнясының аш-су ризыкларын шәһәр рестораннары һәм кафеларында авыз итеп булачак. Лекторийдә испан аш-су осталыгы буенча кулинар мастер-класслары белән Татарстан республикасы кулинарлар ассоциациясе президенты Дмитрий Дьяков чыгыш ясаячак. Шулай ук әлеге локациядә рәсем, җилпәзәләр ясау буенча тематик мастер-класслар, Казан федераль университетының испан теле һәм мәдәнияте үзәгеннән испан теле буенча дәресләр дә узачак. Аннан тыш, фестиваль кунаклары өчен сәхнәдә күңел ачу программалары оештыралачак.

Мәйданда арт-объект итеп тематик фотозоналар һәм графффити-диварлар фестивальнең бер үзенчәлеге булып тора. Теләк белдерүчеләргә оста җитәкчелеге астында алдан әзерләнеп куелган трафаретлар буенча аэрозоль краскалар белән диварны бизәү мөмкинлеге дә каралган. Нәтиҗәдә испан тематикасына кагылышлы төсле панно килеп чыгачак.

Һәр көнне сәхнәдә Казанның төрле бию һәм вокал коллективлары испан бию, җырлары белән бәйрәм шау-гөргә күмеләчәк. Шулай ук «Триана» бию үзәгеннән фламенко испан биюе буенча мастер-класс оештырылачак. Фестивальгә керү бушлай.

 

Фәнүзә Сираҗиева

Фото : kzngo.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк