Казанда канат юлы булачак!

Казанда Үзәк мәдәният һәм ял паркы һәм Ак барс Арена стадионын тоташтырачак канат юлы төзү планлаштырыла. Аның озынлыгы 2773 метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Проектка инвестицияләр күләме 3 миллиард сум. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанда 120 эш урыны барлыкка киләчәк. Канат юлы Рус-Алман Швейцариясенең парк зонасы аша узар дип планлаштырыла. Аны төзү өчен гомуми мәйданы 2,9 га булган җир участоклары кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, канат юлы проекты турында күптән сөйләшәләр. Бу проект «Урам» экстрим-паркын һәм парк янындагы территорияне берләштерә.
Фото: канат юлы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте