Логотип
Хәбәрләр

Казанда куелган “Анна Каренина” иммерсив спектаклен театр тәнкыйтьчеләре югары бәяләде

Театр белгече Андрей Пронин Казанда куелган «Анна Каренина» спектаклен Россиядәге иммерсив спектакльләр арасында иң яхшысы дип бәяләде. Бу хакта ул спектакль «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларынд...

Театр белгече Андрей Пронин Казанда куелган «Анна Каренина» спектаклен Россиядәге иммерсив спектакльләр арасында иң яхшысы дип бәяләде. Бу хакта ул спектакль «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында күрсәтелгәннән соң әйтте.

Андрей Пронин үзенең иммерсив спектакльләр яратмавын, чөнки моңарчы караганнарының уңышлы булмавын әйтте. «Анна Каренина»ны ул киң аудитория өчен юнәлтелгән булуын ассызыклады.

Лев Толстойның «Анна Каренина» романы нигезендә «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды Казанда беренче иммерсив спектакль чыгарды. Спектакль Казан үзәгендә - Муса Җәлил урамының 7нче йорты адресы буенча урнашкан сәүдәгәр Демидов особнягында – элеккеге Үзәк ЗАГС бинасында бара.

Иммерсив спектакль – тамашачыны театраль тамашаның бер өлешенә әверелдерә. Актерлар кул сузымында уйнап кына калмыйлар, ә тамашачыны да катнаштыралар. Күренешләр берничә урында параллель бара, шунлыктан тамашачының бөтен күренешләрне дә күрү шансы юк.

Спектакль өч сәгатьтән артык бара. Тамашачы спектакль дәвамында кара битлектән йөрергә тиеш. Гомуми антракт каралмаган, һәр тамашачы үз җае мөмкинлекләреннән чыгып үзенә тәнәфес ясый ала.

Спектакльнең баш режиссеры – Диана Сәфәрова, икенче режиссер – Регина Саттарова.

Спектакльдә татар театры артистлары Ришат Әхмәдуллин, Рамил Вәҗиевлар катнаша. Анна Каренина роленә берничә кастинг уздырылуга карамастан Казаннан артист табылмаган. Юлия Маленкина белән Анора Халматова Мәскәүдән чакырылган.

Чыганак: Татар-информ

Фото: Живой город

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк