Логотип
Хәбәрләр

Казанда Ленин дамбасыннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт ябыла

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. Хәрәк...

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 12 майдан 14 майга кадәр Меңьеллык мәйданының һәм Ленин дамбасының бөр өлеше юл төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Хәрәкәт чикләнү 12 май 4.00 сәгатьтән 14 май 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу Чистай урамыннан Ташаяк урамына кадәрге юл өлешенең өске капламын сипләү эшләре белән бәйле.

Хәрәкәт тулысынча юлның бер ягында гына туктала – шәһәр үзәге юнәлешендә. Кире якка, ягъни Ташаяк урамыннан Чистай урамына кадәр Мәскәү районы ягына, автомобильчылар гадәти режимда хәрәкәт итә ала, диелгән хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк