Логотип
Хәбәрләр

Казанда Әлфия Авзалованы искә алачаклар

 (Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалова...

 (Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итә.

“Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр, - ди Земфира Гыйльметдинова.- Быелгысы җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.

Җырчы истәлегенә багышланган концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов; Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов; Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов; Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин; “Артур & Марат” дуэты; “Казан егетләре”, “АЙ-КАЙ” һәм “Болгар кызлары” төркемнәре катнаша”.

Концерт күренекле дәүләт эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре белән үрелеп барачак. Җыр кичәсенең режиссеры Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Сценарий авторы – Илсөяр Шиһапова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк