Логотип
Хәбәрләр

Казанда нинди чаралар үтәчәк?

50 литр каһвә эчәргә кил!

Горки-Әмәт урманында «Урманда әкиятләр» балалар театр лабораториясе эшли башлаячак. Аларга 7-13 яшьлек 12 бала йөри алачак, моның өчен гариза тутырырга, үзең турында сөйләргә һәм номерлы видеовизитка язарга кирәк. Бөтендөнья скейтбординг көнен Казанда 21 июньдә билгеләп үтәчәкләр. Очрашу урыны – «УРАМ» экстрим-паркы. Бәйрәм чарасында катнашучылар өчен призлар булачак. 21 нче июньдә, казанлылар ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә экспресс-тест тапшыра алачак. Тест-мобиль 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр «Хезмәт резервлары» стадионы каршындагы Горький исемендәге паркта эшләячәк. 25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» фестивале старт алачак. Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. Казанга Беларусь һәм Әзербайҗан театрлары да килә. Фестиваль 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. УРАМ экстрим паркында 50 литр каһвә ясаячаклар һәм кунакларга тәкъдим итәчәкләр. Чара 29 июньдә. Керү бушлай, тик теркәлү кирәк булачак.

Казан Мэриясе тг-каналы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк