Казанда оешмаларга 6 июльдә эш көнен кыскартырга киңәш ителә

Казанда оешмалар җитәкчеләренә 6 июльдә эш көне озынлыгын 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш ителә. Тиешле карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан имзаланды.
Карарда билгеләп үтелгәнчә, бу 6 июльдә Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатының ¼ финалы уенын уздыру белән бәйле. Бу чара шәһәр объектларының эшен оптимальләштерү, шулай ук транспорт инфраструктурасының эшен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатыннан кулланыла.
Искәртергә кирәк, 6 июльдә "Казан Арена" стадионында Бельгия һәм Бразилия җыелма командалары көч сынашачак.
Фото - pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте