Логотип
Хәбәрләр

Казанда шпилькаларда йөгерү узачак

30 июньдә Казанда Кремль яр буенда шпилькаларда йөгерү узачак. Анда катнашучыларга 10-12 см биеклектәге шпилькаларда күпмедер араны вакытка узарга кирәк булачак. Ярышның төгәл ераклыгы һәм траектория...

30 июньдә Казанда Кремль яр буенда шпилькаларда йөгерү узачак. Анда катнашучыларга 10-12 см биеклектәге шпилькаларда күпмедер араны вакытка узарга кирәк булачак.

Ярышның төгәл ераклыгы һәм траекториясе катнашучыларга чара башланганчы бер урында игълан ителәчәк. Җиңүче булып дистанцияне иң кыска вакыт эчендә узган 3 катнашучы саналачак.

Катнашучы сыйфатында теркәлү өчен «Кремль набережная» рәсми төркемендә гариза тутырырга һәм паспорт алып килергә кирәк.

Ярышлар яр буе урамының үзәк аллеясында 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Автор: Александра Иванова

Фото: Город Казань KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк