Логотип
Хәбәрләр

Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була

Казанда төп Сабан туе мәйданы – Каенлыкка кадәр шәһәр яны поездында барып булачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. "Казан-1" станциясеннән Каенлыкка кадәр электр...

Казанда төп Сабан туе мәйданы – Каенлыкка кадәр шәһәр яны поездында барып булачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

  • "Казан-1" станциясеннән Каенлыкка кадәр электричкалар 00.03, 8.05, 9.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02 һәм 21.40 сәгатьләрдә китә.

Поезд кунакларны 10 минут эчендә бәйрәм мәйданыннан кире алып кайта.

  • Каенлык станциясеннән поездлар 6.20, 08.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50 һәм 22.33 сәгатьләрдә кузгала.

Казанда Сабан туе 23 июньдә Тынычлык бистәсендә Каенлыкта һәм Аккош күле урман зонасында уза.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк