Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тиздән, майның икенче яртысында, Казанда "Татар малае-2018" бәйгесе финалы узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанның балалар бакчаларында 6-7 яшьлек малайлар арасында сайлап алу турлары үткән. Хәзер катнашучылар бәйгенең финал өлешенә әзерләнә.

Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татар кызчыгы-2018" бәйгесенең финалы узды. Сигез нәни кызчык милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолаларны сәхнәдә күрсәтүдә иҗади осталыкларын күрсәтте.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
236
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы