Казанда яңа урам

Казанның Совет районында төзелә торган «Молодежный» торак комплексы территориясендә яңа урамга архитектор Исмәгыйль Гайнетдинов исеме биреләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.

Урам «улица Архитектора Гайнутдинова – Архитектор Гайнетдинов урамы» дип аталачак.

Исмәгыйль Гайнетдинов (1908-1977) − Татар, Башкорт һәм Төньяк Осетия АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанда Татар академия опера һәм балет театры бинасы проекты авторы, күп кенә проектлар авторы, шул исәптән Казанда Елга вокзалының автордашы.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
282
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Рәшидә Утяевага - 95!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы