Казанда ял көннәрендә көчле җил һәм яңгыр көтелә

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә көндез һәм 29 апрельдә төнлә яңгыр, яшен һәм 23 м/с тизлектә җил исәчәк. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава торышы актив көньяк-көнбатыш циклоны чыгу белән бәйле. Көндез якшәмбе көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил һәм яңгыр явачак.
Казанда якындагы тәүлекләрдә алмашынучан болытлы һава. Республика башкаласында урыны белән көчле яңгыр булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген төнлә 4-6 градус җылы, ә көндез 8-10 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте