Логотип
Хәбәрләр

Казанда яшь режиссерлар иҗат иткән киноальманах тәкъдим ителә

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль көнне кичке биштә  “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татарстанские шорты. Черный квадрат. 2017» киноальманахын тә...

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль көнне кичке биштә  “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татарстанские шорты. Черный квадрат. 2017» киноальманахын тәкъдим итү була. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Альманах кыска метражлы 4 уен фильмыннан тора: Эхо» (реж. Алисә Галиева), «Солнечный ветер» (реж. Әмир Галиәскәров), «Раскол» (реж. Ксения Коломойцева), «Пневмония» (реж. Михаил Волегов).

Фильмнарның төп геройлары – авыр тормыш хәлендә калган яшьләр.

Кинолар күрсәтелеп беткәч, режиссерлар фильмнар турында фикер алышуда катнашачак һәм үзләренең иҗат төркемнәре әгъзалары белән таныштырачак. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк