Логотип
Хәбәрләр

Казанга төрки дөньяның танылган кинематографистлары җыелды

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Төрки дөньяның иң дәрәҗәле кинематографлары бүген Казанга җыелды. Казанның “Мир” кинотеатрында Халыкара төрки кино фестивале башланды һәм ул 25 ма...

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Төрки дөньяның иң дәрәҗәле кинематографлары бүген Казанга җыелды. Казанның “Мир” кинотеатрында Халыкара төрки кино фестивале башланды һәм ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Искәртеп үтәбез, Халыкара төрки кино фестивален оештыру идеясе белән Төрки дөнья кино ассоциациясе чыкты. Әлеге идея Истанбулда узган “Төрки дөнья” документаль фильмнар фестивале кысаларында туды. “Төрки дөнья” кинофестивален Төрки дөнья журналистлары федерациясе оештырган иде. Беренче кинофорум уздыру урыны итеп Казан сайланды. Төрки дөнья кино ассоциациясенең президиум составына Россиядән “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова да керде.

Халыкара төрки кино фестивален Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова ачты. “Төрки халыклар меңнәрчә еллар дәвамында зур Евразия территориясендә яшәгән. Төрки халыклар империяләр һәм дәүләтләр төзегән. Төрки халыкларның уртак тарихы һәм мәдәнияте бар. Безнең әдәбият, сәнгать ягыннан да уртак мирасыбыз бар, - диде ул. - 2014 елда без төрекмән шагыйре Мәхтүмкулиның 290 еллыгын билгеләп үттек, 2016 елда Тукайның 130 еллыгын үткәрдек. Быел Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгын уздырачакбыз. Безнең кинематографиябез дә уртак әйберләр байтак. Бу уртак кыйммәтләребезгә, менталитетыбызга, дөньяга карашыбызга бәйле. Шунлыктан безгә теләсә кайсы төрки фильм якын, кадерле булачак”.

Гүзәл Шәрипова әлеге фестивальне оештыру идеясе белән чыккан Төрки дөнья кино ассоциациясенә рәхмәтләрен җиткерде.

Төрки дөнья кино ассоциациясе исеменнән Төркиядә халыкара журналистлар федерациясенә нигез салучы танылган төрек журналисты Мендерес Демир сәламләде. “Мин бу залда төрки дөньяның иң данлыклы шәхесләрен күрүемә шатмын. Төрки дөнья зур урын пространство биләп тора һәм бай мәдәнияткә ия. Әлеге бай мәдәниятне документаль һәм нәфис фильмнар аша күрсәтү гаять зур әһәмияткә ия. Без ул фильмнарны дөнья чыгарырга тиешбез һәм Казан безгә шушы мөмкинлекне бирде”, - диде ул.

Кинофестивальдә Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан һәм Төрекмәнстан вәкилләре катнаша. Россия регионнарыннан Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия, Төньяк Кавказ һәм Чувашстан фильмнары күрсәтеләчәк. Һәр фильмнан соң диярлек иҗади төркем белән очрашу каралган. Фильмнар “Мир” кинотеатрында үткәрелә, очрашулар да шушында узачак. Татарстан кинофестивальдә 2009 елда төшерелгән “Бибинур” фильмын тәкъдим итә.

Фестиваль кунаклары “Нәүрүз” республика бәйрәмендә катнашачак. Программада Болгарга сәяхәт тә каралган. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк