Логотип
Хәбәрләр

Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра ала

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанлылар иске велосипедларын, велосипедларның запчастьларын икенчел куллану өчен тапшыра алалар. Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле га...

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанлылар иске велосипедларын, велосипедларның запчастьларын икенчел куллану өчен тапшыра алалар. Тапшырылган велосипедлар төзекләндерелә, шуннан соң аз керемле гаиләләргә бүләк ителә.

"Велоигелек" акциясе үз эченә хәйрия, социаль һәм экологик өлешләрне ала, иске һәм кулланылмый торган велосипедларны утилизацияләргә,  республикада велохәрәкәт һәм велокультура үстерергә ярдәм итә һәм мохтаҗ балаларга булышлык итә. Беренче велосипедларны волонтерлар "Игелекле эшләр" фонды тәрбияләнүчеләренә бүләк иттеләр. Активистларның максаты – бер ел эчендә бер мең велосипед җыю.

Шәһәрлеләрне Президент грантлары фонды ярдәме белән ТР Велосипедчылары союзы оештырган акциягә булышлык итәргә чакыралар. Велосипедларны Островский ур., 6 адресы буенча урнашкан гараж боксына тапшырып була. Алдан оештыручылар белән 8(987)211-36-43 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән социаль челтәрдәге төркемдә танышырга мөмкин.

фото: pixabay.com

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк