Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Казаннан Кытайга беренче тизйөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюминий савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Товар җибәрү өчен махсус маршрут һәм төяү схемасы эшләнгән. Җитештерүче савыт-сабаны складтан автотранспорт белән Лагерная станциясенә алып килгән һәм тимер юлда контейнерга күчереп төялгән.
“Контейнерлы состав Монголия территориясе аша узып, Замын-Уудта Кытай-Монгол чиген кисеп үтә. Чэнсян станциясенә (Чэнду шәһәре) килеп җиткәч, йөк автотранспорт ярдәмендә Шэньчжэнь шәһәренә товарны алучы складына кадәр илтеп җиткерелә”, - диелгән министрлык хәбәрендә.
Россия – Кытай – Россия юнәлеше буенча буенча йөк ташуга ихтыяҗ булу сәбәпле, Казан – Чэнду тизйөрешле контейнеры сервисы эшчәнлеге даими рәвештә булуы планлаштырыла, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
Фото: Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте