Логотип
Хәбәрләр

Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Казан шәһәре мәктәпәрендә милли уеннар уздыру буенча “Дөнья Яшьләре” (“Молодежь Мира”) проекты башланып китте. Әлеге проектны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тә...

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Казан шәһәре мәктәпәрендә милли уеннар уздыру буенча “Дөнья Яшьләре” (“Молодежь Мира”) проекты башланып китте. Әлеге проектны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тәкъдим итте. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Проектны беренче булып Казанның 87 урта белем бирү мәктәбендә башлап җибәрделәр. Йөздән артык укучы хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннар аша дөнья халкының 10 гореф-гадәте һәм мәдәният элементлары белән танышты. Шулай ук малайлар һәм кызлар күпмилләтле яшьләр катнашында концерт программасын да карадылар.

Проектның максаты – төрле милли уеннарда катнашу аша Татарстан Республикасы балаларында сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару идеологиясен формалаштыру. Татарстаннан читкә чыкмыйча, балалар, мисалга, төрекмән халкының - “Кульяулык” (“Платочек”), әрмән халкының “Су, ут, һава, җир” (“Вода, огонь, воздух, земля”) һәм башка халык уеннары шартлары белән таныша һәм аларда катнаша ала.

Чара барышында Казан шәһәре мәктәпләре укучыларын өй тирәсендә теләсә кайсы вакытта уйнап була торган яңа командалы спорт шөгыльләре белән таныштыралар. Дөньяның төрле илләреннән килгән яшьләр белән аралашу нәтиҗәсендә, балаларда толерантлык, патриотизм һәм үзара хөрмәт хисләре тәрбияләнә.

  • 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан әлеге чара башкаланың 180нче гимназиясендә оештырылачак. Проектта барлыгы шәһәрнең 10 мәктәбеннән укучылар катнашачак. Алар төрле халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачак.
     

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк