Логотип
Хәбәрләр

Кемгә МАТУРЛЫК кирәк? "Китап" радиосы өләшә!

Бу чараны үзегезнең район-авылда тамаша кыласыгыз килсә, тавыш бирергә ашыгыгыз!

Гади концертлардан арылган, “дөбер-шатыр” китереп, сәхнәне дер селкетеп торучы чыгышлардан туйгансыз икән, “Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафоны сезнең төбәккә килергә әзер. Бу гаять үзенчәлекле чара Кукмара һәм Арча якларында үтәргә өлгерде инде. Кайтавазлары да бар: “Шулкадәр җанга рәхәт, үзе әдәби, үзе җырлы кичә булды, күңел ләззәт кичерде. Шигырьләр тыңладык, кушылып җырладык, “Китап” радиосы булгач, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә күбрәк укылсын иде”, – дигән теләкләрен белдерде Кукмара халкы. Оештыручылар шул юнәлешкә йөз тотмакчы. Максат – татар шигъриятен һәм прозасын популярлаштыру, милли көйләребезне ишеттерү, баянга кушылып җырлау гадәтен яңарту. Бертөркем артистлар, шагыйрьләр, нәфис сүз осталарын туплаган автобус сезнең җирлеккә килсен өчен “Китап” радиосының социаль челтәрләрендә барган тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Кайсы район күбрәк тавыш җыя – “Китап” автобусы шул тарафка юнәләчәк. Радио җитәкчесе Алмаз Миргаязов бу чараны “Яшел марафон” дип атады. Җәйге матур көннәрдә халык белән ачык һавада – парк-скверларда очрашу үзе илһам чыганагы. “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков әйтүенчә, “бу чара гади концертка әйләнеп калмыйча, халыкны уйландыра торган әдәби-музыкаль кичә булачак. Биредә һәр җирлекнең үзендәге фольклор коллективлар катнаша ала”. Шулай итеп, җыр-шигырь башкарырга теләге булганнар хуплана. Автомарафон Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә үтә. Шулай ук, “Татмедиа” Ачык акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышлана. Бу концертны үзегезнең район-авылда тамаша кыласыгыз килсә, тавыш бирергә ашыгыгыз! Киләсе чара 16 июльдә, Теләче районының Баландыш авылында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк